Татарстан бюджеты грантларына бәйге җиңүчеләре ел азагына кадәр билгеле булачак
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда Татарстан бюджетыннан субсидия формасында бирелә торган грантлар өчен республика конкурсы нәтиҗәләре ел азагына кадәр билгеле булачак. «Конкурсның һәр юнәлеше буенча экспертлар билгеләнде. Барлык гаризалар да формалаштырып бетерелгәч, алар эксперт комиссиясе аша узарга тиеш. Һәр гаризаны ике эксперт карый», — дип белдерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Олег Пелевин. Аның сүзләренчә, баллар исәбе буенча экспертларда зур аерма килеп чыкса, өченчесе - бәйсез экспертны җәлеп итәчәкләр. Конкурс нәтиҗәләре ноябрь ахыры-декабрь башында билгеле булырга тиеш. Конкурсны уздыру өчен республика бюджетыннан барлыгы 35 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ул төп ике юнәлеш буенча үткәрелә: гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм тормыш сыйфатын арттыру өчен шартлар тудыру. 12 номинация буенча гаризаларны 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Коммерцияле булмаган һәр оешма бары бер генә гариза бирә ала. Конкурс шартлары буенча, проектны гамәлгә ашыру вакыты 12 айдан арта алмый.