Татарстанда тагын алты кеше коронавирустан вафат булган
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын алты кеше — өч ир-ат һәм өч хатын-кызның гомере коронавирус инфекциясе аркасында өзелгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатом экспертизасы нәтиҗәсендә билгеле булды», — дип әйтелә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Вафат булучы ир-атлар 1939, 1941, 1950 елгы, хатын-кызлар исә 1942, 1967, 1975 елда туган булган. 31 августка тупланган мәгълүмат буенча, пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 аркасында барлыгы 682 үлем очрагы теркәлгән.