Рөстәм Миңнеханов: Юлны куллану вакытын озынайта торган технологияләр ясарга кирәк
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлларны куллану вакытын озынайта торган материаллар, технологияләр җитештерергә кирәк дип саный.
«Казан. Экспо»да Татарстан нефть-газ-химиясе форумы кысаларында узган «Юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны арттыру» дип аталган түгәрәк өстәлдә Рөстәм Миңнеханов шундый фикерен әйтте.
«Без юллар өчен бик күп акча сарыф итәбез. Республика бюджетыннан гына да елына 40 миллиард сум акча бүлеп бирәбез. Бу — бик зур акчалар. Ә өч елдан юллар җимерелә башлавын күрәбез. Материаллар һәм технологияләр җитештерү буенча эшләргә кирәк», — дип белдерде республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов юлны куллану срогы күбесенчә битумлы укмаштыргыч материалларның сыйфатына бәйле булуын да искәртте. «Башта ярыклар барлыкка килә, аннары ватыла башлый», — диде ул,
Татарстан Республикасы Президенты юл хезмәте вәкилләренә юл төзелеше материаллары һәм технологияләрен ясаучылар белән элемтәгә керергә һәм аларның эшләнмәләрен кулланырга кушты.
«Эшче төркем төзергә кирәк. Елына бер тапкыр гына очрашмаска, ә даими эшләргә», — дип йомгаклады ул.