Тубылда «Төмән көзе» бәйрәмендә фатир яки машина оту мөмкинлеге булачак
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Тубылда «Төмән көзе» фестивалендә фатир яки машина оту мөмкин булачак. Бушлай бүләкләр уйнатыла торган тематик викторина фестивальнең 35 мәйданчыгында оештырыла. Тубыллыларның уңайлы фатир, өч автомобиль, телевизорлар, мобиль телефоннар, көнкүреш техникасы, тәм-том оту мөмкинлеге бар. Бүләк уйнатуда катнашкан беркем дә буш китмәячәк. 18 яше тулган һәркем уңышны сынап карый кала, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Фестиваль исә Тубыл шәһәре халкын өч көнлек концерт тәкъдим итәчәк. 15 мәйданчыкта төрле иҗат коллективлары эшләячәк. Тубылның сәнгать һәм мәдәният үзәге («Синтез» «Речник», «Водник» мәдәният йортлары, Халык иҗаты йорты), Себер-татар мәдәнияте үзәге коллективлары һәм солистлары чыгыш ясаячак. 18-19 сентябрьдә эстафетада, шәһәрнең иң яхшы спортчылары уздырган осталык дәресләрендә катнашырга һәм бөтен гаилә белән ярышырга мөмкинлек булачак. 19 сентябрь көнне Тубылның 7 мәйданчыгында «Бал һәм икмәк» гастрономия фестивале уздырылачак. Көзге чараның өч мәйданчыгында сәламәтлек чатырлары эшләячәк. Шулай ук вакциномобиль эше дә оештырылачак. Бәйрәмгә килүчеләр өчен азык-төлек ярминкәләре, буфет эшләячәк Фестивальнең 31 мәйданчыгында арзан бәядән сыйфатлы продукция сатып алырга мөмкин булачак. 9 мәйданда исә кыр кухнясы эшләячәк. «Төмән көзе» бәйрәмендә Себер-татар мәдәнияте үзәге дә катнаша.