Казанда трамвай белән «КАМАЗ» машинасы бәрелешкән
![Казанда трамвай белән «КАМАЗ» машинасы бәрелешкән](https://tatar-inform.tatar/attachments/a7147181cc4223c19a92984e8c96ee7771f579af/store/crop_and_fill/0/197/1170/657/780/440/c54c601755bb82a3408267a577f46b02bfdf604e199242a1e3f4cc5f766c/8e21fffb37289b0b9d403e73806f6c14%5B1%5D.jpg)
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Чернышев һәм Борһан Шаһиди урамнары чатында трамвай белән «КАМАЗ» машинасы бәрелешкән.
Трамвай «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелгән, нәтиҗәдә йөк машинасының бензин багына зыян килгән.
«Татар-информ» агентлыгына әлеге хәлнең шаһитлары хәбәр иткәнчә, авариядә имгәнүчеләр юк. Юл-транспорт һәлакәте вакытында трамвайда пассажирлар булмаган.