Татарстанда «Минем депутат» телеграм-боты эшли башлады
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге халыктан мөрәҗәгатьләрне мессенджер аша кабул итү өчен, «Минем депутат» дип аталган телеграм-бот эшләтеп җибәрде. Телеграм-бот мойдепутат.онлайн порталы һәм 8 (800) 201-16-00 номеры буенча кайнар элемтә линиясе кебек мөрәҗәгатьләр кабул итүнең әлегә кадәр эшләп килгән системасын тулыландырган. «Минем депутат» телеграм-ботына кушылу өчен мессенджерда @mydeputate_rt_bot дип эзләргә яисә https://t.me/mydeputate_rt_bot сылтамасы белән керергә кирәк. Мөрәҗәгать калдыру өчен, кеше әлеге ботка фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, адресын һәм үзенең телефон номерын язарга, соңыннан проблемасын аңлатырга тиеш. Җибәргән хәбәргә фотография, видео, документ та беркетергә була. Мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң, бот кулланучыдан депутат белән тоташтырырга кирәкме-түгелме икәнен сорый. Партия вәкилләре «Минем депутат» проектының кабул итү линиясендә көн дә дежур тора һәм тәкъдимнәрне тормышка ашыру, мәсьәләнең чишелеш юлларын уйлашу өчен, мөрәҗәгать калдыручы татарстанлыларга үзләре шалтырата. «Минем депутат» — 2019 елдан бирле эшләүче онлайн-платформа. Аның ярдәмендә Татарстанда яшәүче һәркем мойдепутат.онлайн сайтында , яки 8 (800) 201-16-00 телефонына шалтыратып (яки үзләре шалтыратсыннар өчен телефон номерын калдырып), шулай ук WhatsApp мессенджеры аша партиягә үз тәкъдимен белдерә ала. Кайнар телефон элемтәсе көн саен, ялларсыз, иртәнге 10.00нан алып, кичке 21.00гә кадәр эшли.