«СалаваТік» Ләбиб Лерон шигыренә көз турында яңа җыр яздырган
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). «СалаваТік» проектында балалар өчен язылган «Яфрак бәйрәме» җырына яңа видео төшерелгән.
Җырның сүзләрен татар шагыйре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Безнең мирас» журналы редакторы Ләбиб Лерон язган. Музыка авторы — композитор Роза Еникеева.
«"Салават күпере" журналында без төрле ел фасылларына багышланган махсус саннар әзерлибез. Мин бу җырны көзгә багышланган санга махсус яздым. Соңыннан аңа Роза Еникеева көй иҗат итте. Җырны балалар бакчаларында яратып кабул иттеләр. Очрашканда сабыйлар беренче эш итеп шушы җырны җырлый иде», — дип сөйләде Ләбиб Лерон.
«"СалаваТік" белән бергә җырлаучы балалар арта. Без моңа шатбыз. Икенче сезонда башкарылучы җырлар да үз аудиториясен табар дип ышанабыз», — диде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.