Татарстанда тагын ике ир-ат һәм хатын-кыз коронавирус корбаны булган
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын өч кешесе Covid-19 коронавирусының корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирустан өч үлем очрагы расланган», — дип билгеләп үттеләр ведомствода. Covid-19дан 1939 һәм 1976 елларда туган ир-атлар, шулай ук 1938 елда туган хатын-кыз вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип аныкладылар министрлыкта. Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 2 сентябренә 688гә җиткән.