Әхмәтшин Дамасктагы Россия илчесе белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның вице-премьеры — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Президентының Сүрия Гарәп Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү буенча вәкиле, Россия Федерациясенең Сүрия Гарәп Республикасындагы тулы вәкаләтле һәм гадәттән тыш илчесе Александр Ефимов белән очрашты.
«Очрашуда Татарстан һәм Сүрия арасында хезмәттәшлекне арттыру хакында сөйләштеләр. Әңгәмәдә шулай ук аерым йөкләмәләр буенча илче Владимир Сторожев та катнашты», – дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллек матбугат хезмәте.
Әхмәтшин Дамасктагы илчегә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллеге инициативасы белән Татарстан делегациясенең Россия Оборона министрлыгы ярдәмендә ике тапкыр Сүриядә (2020 елның октябре һәм декабрендә) булуын сөйләде. Ул шулай ук 2021 елны вәкиллекнең кабат Сүриягә барырга җыенуын да әйтте.
Әхмәтшин һәм Ефимов әңгәмә барышында уртак эшнең төп максатлары булып Сүрия җирендә тынычлык урнаштыру һәм киләчәктә Россия белән Сүрия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту икәнен белдерделәр.