Татарстанда тагын дүрт кеше ковидтан үлгән
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус корбаны булган. Республикада пандемия башланганнан алып ковидтан 692 үлем очрагы теркәлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Узган тәүлектә республикада 1939 һәм 1948 елларда туган ике ир-ат һәм 1949 һәм 1959 елларда туган ике хатын-кыз коронавирустан үлгән.