Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтә
(Кукмара, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы яшь белгечләргә акчалата дәүләт ярдәме күрсәтә. Ярдәм системасы былтыр гамәлгә ашырыла башлаган. «Профильле урман белеме булган һәм урман хезмәтенә эшкә керергә теләгән белгечләр өчен без махсус урта белемлеләргә 150 мең сум һәм югары белеме булганнарга 300 мең сум түлибез», — диде республика урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов журналистларга Кукмарада Лубян урман техник көллиятендә. Ул Татарстан Президенты ярдәме белән программа республикадан финанслануын, монда федераль бюджет катнашмавын искәртте. «Яшь белгеч ул 30 яше тулмаган, уку йортын тәмамлап эшкә кергән кеше. Былтыр 8 кешегә ярдәм күрсәтелде. Без ел саен егермеләп белгечкә ярдәм күрсәтә алабыз», — дип белдерде Илгизәр Зарипов. Бүген урман хуҗалыгы белән идарә органнары һәм Лубян урман техник көллиятенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.