Татарстанда яшәүчеләргә 6 сентябрьдән грипптан прививка ясый башлыйлар
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Киләсе атнада Татарстанда яшәүчеләрне гриппка каршы вакцинацияли башлаячаклар.
«Вакцинация кампаниясе дүшәмбе көнне башлана, әмма бүген вакцина барып җиткән медицина учреждениеләре дозаларны кабул итә һәм аларны гамәлгә ашыруга әзерләнә», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанга гриппка каршы «Ультрикс Квадри» вакцинасының беренче партиясе кайтарылды.
Министр урынбасары ачыклаганча, бу препарат алты айдан алып олырак балаларга, көмәнле хатын-кызларга һәм 60 яшькә кадәрге өлкәннәр өчен туры килә. Башка төркемнәр өчен гриппка каршы вакцина якын арада булачак.
Владимир Жаворонков вакцинаны тавык аксымына аллергия реакцияләре, хроник авыруларның кискенләшүе һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция булганда ясарга ярамау турында искәртте.