Түбән Каманың 55 еллыгына фоторәсемнәр бәйгесе игълан ителде
![Түбән Каманың 55 еллыгына фоторәсемнәр бәйгесе игълан ителде](https://tatar-inform.tatar/attachments/fb462771087c2f52b864b8ed14b7a9cbb409d4bc/store/fill/780/440/505a86c7a03a267d1c74be46c0b19be72af1b70ee824f4f04a8cc9bd43a1/WhatsApp+Image+2021-09-03+at+14.04.25.jpeg)
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың 55 еллыгына багышланган фоторәсемнәр бәйгесендә катнашу өчен социаль челтәрләрдә үзегезнең шәһәр белән бәйле фотогызны #55историйнк хештегы белән урнаштыру сорала. Шулай ук сез әлеге рәсми төркемнәрнең берсенә теркәлгән булырга тиеш.
Нәтиҗәләр 21 сентябрьдә ясалачак. 1 нче урын яулаучыларга «Түбән Кама» язулы ике толстовка, икенче урынга — Халык иҗаты йортына ата-аналар һәм балалар белән бергә спектакльгә билетлар, ә өченче урынга Farolero төнге тамашасына билетлар тапшырылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Түбән Кама хакимиятенең «Инстаграм» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге рәсми төркемнәрендә шәһәрнең 55 еллыгына призлар уйнатылачак.
Исегезгә төшерик, Түбән Кама шәһәренең бәйрәме 22 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк.