Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзе белән «Туган як» җырының клибында җырларга чакыра
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). «Голос. Дети» шоуының икенче сезонында җиңгән Сайдә Мөхәммәтҗанова Туган як дип аталган флешмоб башлап җибәрә.
Әлеге чара «Халык Татарстаны» конкурсы кысаларында уза. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Татарстанлыларның видороликлары «Туган як» җырына төшерелә торган клипка кертеләчәк. Флешмобта катнашу өчен:
Телефонга «Туган як» җырын тулысынча башкаруыгызны төшергән вертикаль видео җибәрергә.
Видеоны төшергәндә музыкаль бизәлеш сыйфатында фәкать Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруындагы җырны гына кулланырга (аны https://vk.com/wall-205665847_452 сылтамасы аша кереп табарга була). Башка төрле музыкаль бизәлеш, шул исәптән кавер-версия яисә оригинал «минус» кулланып төшерелгән видеолар кабул ителми.
Видеоны 17 сентябрьгә кадәр «ВКонтакте» челтәрендәге «Народный Татарстан» төркеменең «Предложенные новости» или «Сообщения» бүлегенә җибәрергә кирәк.
«Халык Татарстаны» конкурсында татарстанлылар онлайн тавыш бирү юлы белән республиканың 10 символын билгеләячәк. 2 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр «ВКонтакте» челтәрендәге «Народный Татарстан» төркемендә тавыш бирүнең икенче этабы уза.