Миңнеханов һәм Шәймиев Әлмәттә «АгроНТИ-2021» конкурсантлары белән очрашты
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәткә визитлары кысаларында Инженерлык лицеенда булды.
Биредә 4-5 сентябрьдә «АгроНТИ — 2021» дип аталган Бөтенроссия конкурсының финал ярышы уза, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.
Конкурсның максаты — белем бирү оешмаларында укучыларны авыл хуҗалыгындагы югары технологияле проектлар белән таныштыру аша Илкүләм технологик инициативаларның (НТИ) технологик приоритетлары өстендә эшләргә җәлеп итү.
Сайлап алу этапларында авыл мәктәпләрендә белем алучы 62 мең 100 укучы катнашкан. Аларның 8,5 меңе — Татарстаннан. Финалга Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Саратов өлкәләреннән, Пермь, Ставрополь краеннан 169 конкурсант чыккан. Ярыш нәтиҗәләре буенча 90 җиңүче билгеләнәчәк.
Татарстан Президенты конкурсантларны финал этабына чыгулары белән котлады. «Проектларыгызны алга таба үстерүдә сезгә уңышлар телим. Аларның күбесе республикабызда тормышка ашырылачак», — диде ул.
Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексын модернизацияләүгә юнәлтелгән авыл хуҗалыгы тармагындагы техник эшләнмәләр күргәзмәсе белән дә танышты.
Лицейга кергәндә Президентка микрорайонның «Көнбатыш капкалар» дип аталган бульварын төзекләндерү турында да сөйләделәр. Монда инде җәяүлеләр сукмагы булдырылган, газон җәелгән. 2022 елга уен мәйданчыкларын ясап бетерергә планлаштыралар.