Роспотребнадзор Татарстанның коенырга ярамаган тугыз пляжын атады
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның тугыз пляжы гигиена нормаларына җавап бирми дип табылган.
«Рекреация үткәрелгән сулыклардан алынган суны тикшерүләр нәтиҗәсе 1 сентябрьгә аның Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән шәһәр пляжларында санитар-химик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килмәвен күрсәтте», — дип белдерә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Республика буенча Идарәсе матбугат хезмәте.
Моннан тыш, Тирән күл, Зур Аккош күле, «Түбән Елга аръягы», «Ломотив» пляжлары һәм Яшел Үзән, Чаллы, Минзәлә шәһәрләрендәге халык ял итү урыннары микробиологик күрсәткечләр буенча нормага туры килми.
Бу пляжларда коенырга тәкъдим ителми, диелә идарәдән алынган хәбәрдә. Шул ук вакытта республика Роспотребнадзоры аларда вирусология һәм паразитология күрсәткечләре буенча нормадан тайпылышлар тапмады.
Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасы гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда киләсе атнадан республикада кыраулар төшү ихтималы турында язган иде. Бу ялларда Казанда температура климат нормаларыннан түбәнрәк булачак.