Татарстанда коронавирусның тагын 51 очрагы ачыкланган
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирусының 51 яңа очрагы теркәлгән.
Аларның икесе — читтән ияртеп кайту, 49ы авыручылар белән контактта булу аркасында йоккан. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.
Иң күп авыручылар саны Казанда теркәлгән, монда вирусны 26 кеше йоктырган. Чаллыда авыруның – 11 очрагы, Биектау һәм Тукай районнарында өчәр очрак теркәлгән. Covid-19 вирусын йоктыручылар Республиканың барлыгы 11 районынында теркәлгән.
Шулай итеп, пандемия башланганнан алып, 2021 елның 4 сентябренә 25 мең 661 авыру очрагы теркәлгән. 22 мең 454 татарстанлы, шул исәптән узган тәүлектә 51 кеше савыккан.
Коронавирустан 1 013 396 татарстанлы вакцина ясаткан (соңгы тәүлектә — 6605 кеше). Республиканың 865 879 кешесе вакцинаның икенче дозасын алган.