Миңнеханов: Татарстан бакчачыларга ярдәм итү программасын киләчәктә дә дәвам итәчәк
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү программасын киләчәктә дә дәвам итәргә планлаштыралар.
«Казан» агросәнәгать паркында узган «Бакчачы көне 2021» дип аталган авыл хуҗалыгы ярминкә-күргәзәмәсенә килгәч, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдергән. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте яза.
«Безнең өчен бакчачылык ширкәтләре бик мөһим. Биш ел буе без бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү программасын тормышка ашырабыз. Моңа юллар да, су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү дә, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыру эше дә керә. Бу максаттан республика бюджетыннан 2,7 миллиард сум акча бирелде. Һәм без алга таба да бу программаны дәвам итәргә ниятлибез», — диде Президент.
Ул регионда 1 миллионнан артык бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте булуын әйтте, «Барыгызны да Бакчачы көне белән тәбриклим», — диде.
Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать паркының ярминкә мәйданын һәм сәүдә павильоннарын да карады, авыл хуҗалыгы товарлары ассортименты белән танышты, бакчачылар белән аралашты.
Бүген биредә республиканың Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Тукай, Чистай районнарының бакчачылык ширкәтләре җитештергән продукция тәкъдим ителде.