Ташламалардан файдаланучыларга акчалата түләүгә хаклы булуларын искәрттеләр
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Социаль хезмәтләргә хакы булган федераль ташламалардан файдаланучы гражданнарның аларны акчалата эквивалентта алу мөмкинлеге бар. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр гариза тапшырырга кирәк, дип искәрттеләр Россия Пенсия фондының Карачай-Черкас Республикасы буенча бүлегендә. Бу хакта «Российская газета» яза. «Инвалидларга, беренче чиратта, хроник авырулардан интегүчеләргә, дару белән тәэмин итү буенча социаль хезмәттән баш тартканчы, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә киңәш ителә. Чөнки аннан баш тарткан очракта ташламалардан файдаланучылар бушлай дару алудан мәхрүм ителә һәм аларга кирәкле препаратларны киләсе ел дәвамында үз хисапларына сатып алырга туры киләчәк», - дип искәрттеләр Россия Пенсия фондында. 2021 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының тулы акчалата эквиваленты бәясе аена 1211,66 сум тәшкил итә. Аңа түбәндәгеләр керә: - кирәкле дарулар белән тәэмин итү – 933,25 сум; - төп авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курортта дәвалануга юллама тәкъдим итү – 144,37 сум; - шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалау урынына һәм кире якка бушлай бару – 134,04 сум. Россия Пенсия фондында билгеләп үтүләренчә, социаль хезмәтләр алу формасы (акча белән яки ташлама рәвешендә) киләсе елның 1 февралендә үзгәрәчәк. Әгәр социаль пакет алуның гамәлдәге тәртибе канәгатьләндерә икән, гариза язарга кирәкми.