Түбән Камада «Шәһәр практикалары» программасында катнашу өчен белгечләр чакырыла
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»).«Шәһәр практикалары» белем бирү програмасында катнашу өчен, архитекторлар, шәһәр төзүчеләре, девелоперлар, эшкуарлар, шәһәр активистлары, хакимият, Түбән Кама һәм Татарстан Республикасының профильле департаментлары хезмәткәрләре чакырыла. Программа мәдәни кластерларны үстерүгә багышланган һәм воркшоп форматында узачак. Башта катнашучылар төзекләндерүгә, икътисадка һәм проектларны бюджетлауга комплекслы якын килү турында онлайн-лекцияләр тыңлаячак, аннары проект эшен командаларда дәвам итәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Чакырылган экспертлар,« РФ архитекторлары » программасын тәмамлаучылар җитәкчелегендә алар иҗтимагый киңлекләрне уңайлы итү үзенчәлекләрен караячак, арт-кластерларны проектлау буенча дөнья һәм Россия тәҗрибәсе белән танышачак, проектларны финанслау принципларын өйрәнәчәк. Шулай ук презентацияләр техникасы буенча тренинг та узачак. Воркшопның нәтиҗәсе итеп 2 октябрьдә Түбән Кама өчен мәдәни кластерлар идеяләре тәкъдим ителәчәк. Катнашу өчен гаризалар 24 сентябрьгә кадәр https://strelka.timepad.ru/event/1624253/ кабул ителә. Гаризалар хуплану 25 сентябрьдә игълан ителәчәк.