Фәрит Мөхәммәтшин: Авылларда Президент программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлки районында булды. Анда ул Юхмачы авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачуда катнашты, шулай ук «Каенкай» балалар бакчасында булды һәм район активы белән аралашты. Юхмачы җирлеге составына керә торган авылларда яшәүчеләр өчен авыл советының яңа бинасын ачу бәйрәм булды, чөнки хәзер муниципаль мәсьәләләрне бер урында һәм уңайлы шартларда хәл итәргә мөмкин. Авыл җирлеге территориясендә 1,3 меңнән артык кеше яши. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Авыл советының яңа бинасы авылда яшәүчеләрнең очрашу урыны, җирле әһәмияттәге проблемалар тикшерелә һәм хәл ителә торган үзәк булачак дип ышанам», — дип котлады Юхмачыда яшәүчеләрне Фәрит Мөхәммәтшин. Бүген Әлки районы башлыгы Александр Никошин белән бергә Фәрит Мөхәммәтшин Базарлы Матак авылында «Каенкай» балалар бакчасында булды, бакчада тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар белән аралашты. «Бүген без район үзәгендә дә, Юхмачы авылында да булдык. Әлки районының яхшы эшләве күренә, республика программалары буенча төзелгән яңа объектлар ачыла. Район үсә һәм республика уңышына зур өлеш кертә», — дип, үз тәэсирләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән очрашуда. Республика җитәкчелеге авыл җирлекләрен үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирә, диде парламент җитәкчесе. Авыл ипотекасы программасы эшли, барлык президент программалары ерак авылларда да уңайлы шартлар булдыруга, инфраструктура үсешенә юнәлтелгән.