Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Гәрәй Рәхимнең якыннарының кайгысын уртаклашты
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Гәрәй Рәхим вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим бүген 80 яшендә вафат булды . Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Татарстанның халык язучысы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, 1992-2007 елларда Татарстан Дәүләт Советы Аппаратында эшләгән Григорий Васильевич Родионов (Гәрәй Рәхим) вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәрендә.