Бәйсез дәүләтләр берлеге уеннарында Россия медальләр саны буенча лидерлыкны саклый
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ» Сергей Гаврилов). Казанда узучы Бәйсез дәүләтләр берлеге уеннарында Россия җыелма командасының өстенлеге алты тапкыр диярлек артты. Россия Федерациясе активында — 63 медаль, Үзбәкстан командасында — 16, Азәрбайҗанда — 11. Бүген медальләр ядрә белән һәм стендка атуда уйнатылды. Стендка ату трапы дисциплинасында бар пьедесталны Татарстанның Тәтеш районы спортчылары биләде: Иулита Егорова — чемпионка, Диана Валиулловада – көмеш, Милена Видманова бронза медаль яулады. Скит дисциплинасында иң яхшы күрсәткечне Казахстан кызы күрсәтте. Көмеш медаль — Казан спортчысы Анна Беляевада, бронзаны исә Россиянең башка спортчысы Анна Колесникова алды. Егетләр арасында скит дисциплинасында алтын һәм көмеш медальләрне Казахстан спортчылары алды. Бронза россияле Ранида Нуриәхмәтованыкы. Трапта җиңүне россияле Илья Савельев яулады, икенче урында Казахстан җыелма командасы вәкиле, бронза — Тәтештән Дмитрий Вавиловта.