Россия мөселманнарының дини җыены башлыгы Петербург мөфтиенә медаль тапшырды
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов җитәкчелегендә делегация Петербургта «Дини дөнья: эпидемиологик вазгыятьне көйләү шартларында дини активлык» дип аталган халыкара форумда катнашты. Көн тәртибендә традицион диннәр, дәүләт хакимияте органнры һәм гражданлык җәмгыяте институтларының үзара мөнәсәбәте үсешенә кагылышлы сораулар тора. Бу хакта Россия мөселманнарының дини җыены сайты яза. Форум эшендә Төньяк Кавказ, Россиянең Европа өлеше һәм чит илләрнең дин белгечләре, фән һәм җәмәгать әһелләре, дини югары уку йортлары җитәкчеләре, милли диаспоралар, студентлар җәмгыяте вәкилләре һәм башкалар катнашты. Форумда Россия мөселманнарының дини җыены башлыгы Әлбир Крганов Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк- Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Панчеевка «Ислам диненең рухи-әхлакый яңарышы эшенә керткән өлеше өчен» алтын медален тапшырды.