Татарстанда ОСАГО полисы бер ел эчендә 0,6 процентка арзанайган
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ). Россия Банкы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда гыйнвар-июнь айларында ОСАГО полисының уртача бәясе 5 761 сум тәшкил иткән. Моннан бер ел элек полис уртача 5 795 сум торган. Шул рәвешле, бер ел эчендә аның бәясе 0,6 процентка арзанайган. Татарстанда беренче яртыеллыкта барлыгы 589,4 мең ОСАГО килешүе төзелгән, бу 2020 елның беренче яртыеллыгына караганда 1,7 процентка күбрәк. Страховканың әлеге төре буенча иминиятләштерүчеләр премиясе 1,1 процентка артып - 3,4 миллиард сумга, түләүләр исә 2020 елның беренче яртыеллыгы (ул вакытта коронавирус аркасында чикләүләр кертелгән иде) белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә артып 2,6 миллиард сумга җиткән.