Петровск мөселманнары Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнә
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 7 сентябрьдә Саратов өлкәсенең Петровск шәһәре Җәмигъ мәчетендә мөселман җәмәгате активистлары җыелышында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерләнү чаралары турында сөйләштеләр.
Россия Мөфтиләре шурасыхәбәр иткәнчә, җыелышта катнашучылар әлеге истәлекне вакыйганы бәйрәм итү чаралары планы турында сөйләште.
«Без алдагы буынны тәрбияләү һәм һәм аларның киләчәге өчен җаваплы. Шуның өчен дә без балалар өчен чаралар оештыруга күбрәк игътибар бирәбез», — диде Петровск шәһәре Җәмигъ мәчетенең имамы Хәлим хәзрәт Слашкин.
Аның сүзләренчә, балалар өчен түгәрәкләр һәм тематик чаралар оештырылачак. Малайлар һәм кызлар биредә үз диннәре белән ныграк таныша, Ислам дине нигезләрен белә алачак, диелә хәбәрдә.