Башкортстанда Стәрлетамак шәһәренең 255 еллыгын бәйрәм итәләр
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров Стәрлетамакның 255 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Стәрлетамак шәһәре администрациясе башлыгы Владимир Куликов шәһәр үз юбилеен яхшы күрсәткечләр белән каршы алды, дип белдерде. Бу хакта «Башинформ» яза. Шәһәр башлыгы Стәрлетамак үсешенә зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шәһәр көне бәйрәм концерты белән төгәлләнде. Стәрлетамак халкы өчен Дмитрий Харатьян, Аскар Абдразаков, Айнур, Zainetdin, Карина һәм җырчы Валерия чыгыш ясады. Стәрлетамак шәһәре 1766 елда Ашкадар тоз пристане буларак оеша. 1782 елда императрица Екатерина II фәрманы белән өяз шәһәре статусын ала. Стәрлетамакта 275 800 кеше яши. Ул халык саны, сәнәгать һәм мәдәни потенциалы буенча Уфадан соң республикада икенче урында. Шәһәр тарихы анда яшәүче башкорт, рус, татар, чуваш, мордва, украин, немец һәм башка халыкларның мәдәниятләре һәм инанулары үзара кушылудан барлыкка килгән төрле төстәге башкорт бизәген хәтерләтә. Бүгенге Стәрлетамакны 70 төрле милләт вәкиле туган җире дип саный, диелә бу хәбәрдә.