Кытайда коронавирус авыруының яңа эпидемиологик үзәге ачыкланган
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Үткән шимбәдә Кытайда COVID-19 авыруы йоктыруның ил эчендәге яңа эпидемиологик үзәге ачыкланган.
Ул — көнчыгыштагы Фуцзянь провинциясе. Бу хакта Кытай Халык Республикасы Сәламәтлек саклау дәүләт комитетына сылтама белән «Инфтерфакс» яза.
Министры=лык белешмәсе буенча, шимбә көнне ил эчендә коронавирусны йоктыруның 19 очрагы — Путянь шәһәрендә, берсе Фуцзянь провинциясенең Цюаньчжоу шәһәрендә теркәлгән.
Узган тәүлектә илдә авыруның 46 яңа очрагы ачыкланган, алар арасында 26 кеше чит илдән кайтучылар. Пандемия башланганнан бирле Кытайда 95199 кешенең СOVID-19 вирусы йоктыруы билгеле. Коронавирус белән бәйле чирләрдән 4636 кеше вафат булган, диелә хәбәрдә.