Таҗикстанда яшәүче татарлар «Татарча диктант» чарасына кушылды
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Быел Таҗикстанда яшәүче татарлар онлайн форматта «Татарстан Яңа Гасыр-Планета» каналыннан трансляцияләнгән «Татарча диктант» язды.
«Акциядә Дүшәнбе, Худжанд, Истаравшан, Турсунзадә шәһәрләрендә яшәүче татарлар катнашты», — дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Чараны оештыручылар — Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, диелә хәбәрдә.