Түбән Кама мэры Әлки районында яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты
![Түбән Кама мэры Әлки районында яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты](https://tatar-inform.tatar/attachments/b2ddbada313157e8d88f92975b027161f01670fb/store/fill/780/440/9940be52c45f0a48e649d144016bc46a53dc2105612c6edcf216f5150016/WhatsApp+Image+2021-09-10+at+11.39.42.jpeg)
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Айдар Метшин эш сәфәре кысаларында Әлки районында булды. Ул муниципалитет башлыгы Александр Никошин белән бергә җирле халык белән аралашты һәм биредә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты. Каракүл авылында Айдар Метшин модульле ФАП төзелеше белән танышты. Биредә беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Элек медицина пункты урнашкан бина начар хәлдә булган, шуңа күрә ФАП вакытлыча элеккеге мәктәп бинасының бер кабинетына күчерелгән. Яңа пунктка фельдшер Валентина Гришина хезмәт күрсәтәчәк. Яңа бина Каракүлгә керү юлында урнашкан. Участокны авыл халкы белән бергә сайлаганнар. Базарлы Матак авылы аша ага торган Актай елгасы да күптән игътибар таләп итә. Яр буендагы агачлар картайган, аларны кондызлар аударып бетергән, елга суы саеккан. «Татмелиоводстрой» җәмгыяте генподрядчы сыйфатында биредә төзекләндерү эшләре башлаган. Елга ярын төзекләндерү өчен, республика бюджетыннан 23 миллион сум акча бүлеп бирелгән. План буенча биредә ярны агач өемнәреннән чистарту, агачларны төпләү, су төбен чүп-чардан арындыру, ярларны ныгыту кебек эшләр каралган. Мондый эш 2225 метрда башкарылачак. Елганы урыны белән 6-7 метрга киңәйтәчәкләр, төбе өч метрга тирәнәйтеләчәк. Алга таба яңа агачлар һәм куаклар утырту, пляж булдыру һәм башка чаралар көтелә. Хәзерге вакытта эшчеләр әзерлек эшләрен төгәлләп килә. Киләсе елда ком саласы кала. Пляждан тыш, зур булмаган кафе ачу, машина кую урыны, юллар салу да планлаштырыла. Моннан тыш, биредә чишмә дә төзекләндереләчәк.