Дәүләт Советы социаль ипотека өчен ана капиталын куллануны гадиләштерергә тәкъдим итә
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте Комитеты социаль ипотека өчен ана капиталын куллану турында мөрәҗәгатьне Хөкүмәткә тапшырырга әзерли.
Документ социаль ипотекада катнашу гражданнарга ана капиталы сертификатын куллануны гадиләштерүгә кагыла. Бу хакта комитетның Чистай районында узган күчмә утырышында әйтелде.
Министрлар Кабинеты ана капиталын (аның бер өлешен) торак хәлен яхшырту өчен куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр керткәннән соң, республикада социаль ипотека программасында катнашучы гаиләләргә сертификат ярдәмендә кредитны түләү мөмкинлеге бетерелде. Моның сәбәбе: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды банк оешмалары исемлегенә керми.
Утырышта депутат Марат Нуриев сөйләгәнчә, торак кооперативлары өчен җир участокларына хокукны теркәү мәҗбүри булу таләбе кертелгәннән соң, Татарстанда яшәүчеләр 2020 елның октябрь аеннан бирле ана капиталы акчаларыннан файдалана алмый.
«Хәзерге вакытта 12 мең гаилә социаль программа кысаларында торак хәлен яхшырту чиратында тора, аларның 4 меңгә якыны ана (гаилә) капиталын ала», — диде ул.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе Александр Тыгин сүзләренчә, Татарстан Дәүләт Советы әлеге мәсьәләне ачыкларга һәм Парламентның 23 сентябрь көнне узачак сессиясенә тикшерергә чыгарырга ниятли.