Татарстанда яшен, томан һәм көчле җил көтелә
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә һава торышының бозылуы көтелә. Республикада яшен һәм көчле җил булачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанның кайбер районнарында томан төшәчәк, ә көндез һәм кич урыны белән яшен булуы мөмкин. Бу хакта Татарстанның гидрометеорология үзәге кисәтә. Көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитүе ихтимал. Шулай ук синоптиклар якын тәүлекләрдә җылы һава сакланасын әйтә. Төнлә белән температура 10-15 градус җылы, көндез исә җылылык 20-25 градусны тәшкил итә. Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бу нормадан биш-алты градуска артыграк.