Төньяк Атлантика циклоны Казанга аномаль салкыннар алып килә
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Төньяк Атлантикадан исүче һава массалары аркасында алдагы көннәрдә Казанда аномаль салкын һава көтелә. «Алдагы җиде-ун көндә Казанда көндезге температура түбән, төнлә тагын да түбәнрәк булачак. Иң салкын төннәр шимбәдән якшәмбегә һәм якшәмбедән дүшәмбегә каршы көтелә. Кырау төшүе ихтимал», — дип белдерде профессор, география фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының метеорология, климотология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ»га. Температур фон климат нормаларыннан түбән. «Норма буенча бүгенгә һаваның уртача тәүлеклек температурасы 12 градусны тәшкил итә, 24 сентябрьгә ул 10 градуска кадәр төшәргә тиеш. Фактта хәзер шәһәрдәге уртача тәүлеклек температура нормадан дүрт градуска кимрәк, декада ахырына кадәр шулай булачак», — дип аңлатты белгеч. Переведенцев сүзләренчә, көнбатыштан тотрыксыз процесс килә. Безнең регионга килүче циклоннар бер-бер артлы алышынып тора. «Без Төньяк Атлантикадан килүче циклон йогынтысында. Аның арткы өлешенә эләккән вакытта, безгә төньяк-көнбатыш агым килә», — дип өстәде ул. Казанда сентябрь аена айлык явым-төшем нормасы 52 миллиметрны тәшкил итә, бүгенге көндә шәһәрдә 37 миллиметр яңгыр яуды. Сентябрь аенда Татарстанда уртача айлык температура нормасы 11,8 градус тәшкил итә.