Кабан күле буенда «Иске Татар бистәсе аксакаллары» дип аталган фотокүргәзмә ачылды
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Кабан күле буенда борынгы татар сәүдәгәрләренең нәсел дәвамчыларына һәм шәһәребезнең тарихи районы аксакалларына багышланган фотокүргәзмә ачылды.
Татарстан Республикасы башкаласының парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Иске Татар бистәсе аксакаллары» экспозициясенә 16 фото сайлап алынган.
Барлык фотоларның геройлары дип әйтерлек бистәдә туып үскән һәм әлегә кадәр бистә тормышында катнашып яшиләр: экскурсияләр уздыралар, китаплар нәшир итәләр, йортларны торгызу белән шөгыльләнәләр.
Фотографияләрнең авторы — фотограф Булат Арсланов. Чаллыда туып-үскән егет хәзерге вакытта Мәскәүдә яши һәм эшли.
Дирекциядән әйтүләренчә, импровизацияле күргәзмә «Милли кием» бәйрәме кысаларында ачылган. Күргәзмәне 2021 елның ахырына кадәр карарга мөмкин.