Анна Макарова: Тавыш бирү фальсификацияләнми дип белдерергә хакыбыз бар
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова). Татарстанда 50 участокта «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте бүлеге вәкилләре күзәтү эше алып бара. «Без, актив яшьләр буларак, сайлаулар үткәрүнең үтәкүренмәле системасы безнең киләчәгебез өчен никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Без 50 участокта үз эшебезне башкарабыз һәм тулысынча ышандырып, тавыш бирү фальсификацияләнми дип белдерә алабыз», — диде «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлеге җитәкчесе Анна Макарова. Ул участокларда эшләүче волонтерларның алдан әзерлек узуларын әйтте.