Татарстанда тавыш бирүнең икенче көнендә 16 меңгә якын күзәтүче эшләде
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның икенче көне тәмамланды. 18 сентябрьдә сайлау процессының гаделлеген 16 меңнән артык күзәтүче тикшерде. Шулай ук сайлау участокларында чит ил экспертлары да булды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Чит ил күзәтүчеләре Татарстанның РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны югары дәрәҗәдә оештырганын билгеләп үтте. Коронавируска каршы чаралар, сайлау комиссияләре әгъзаларының әзерлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралары билгеләп үтелде. Казахстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы тавыш бирү барышын күзәтү киң колачлы булуын ассызыклады. Сайлау участокларында барлыгы 16 меңнән артык күзәтүче һәм комиссия әгъзалары эшләде», — дип билгеләп үтте ул. Кондратьев Татарстанда шулай ук Иҗтимагый күзәтү үзәге эшләвен дә искәртеп узды, анда республиканың барлык сайлау участокларында тавыш бирү барышын реаль вакыт режимында күзәтеп була.