Ютазыда сайлау участогында полиция хезмәткәрен улы тууы белән котлаганнар
(Ютазы, 18 сентябрь, «Татар-информ», « Ютазы таңы »). Ютазыда яшәүче полиция хезмәткәре Рәмис Диникеевның 3350 кг авырлыктагы улы туган. Бу хакта юстициянең өлкән лейтенанты эштә — сайлау участогында җәмәгать тәртибен саклаган вакытта белә. Иске Урыссу авылының сайлау участогы әгъзалары яшь әтине бу шатлыклы вакыйга белән котлап, кече Диникеевка бүләк тапшырган.