Удмуртиядә ремонттан соң Милли китапханә ачылды
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Удмуртия Республикасының Милли китапханәсе ачылды. Легендар «Ленин исемендәге китапханә»нең янә үз ишекләрен ачу зур шатлык, чөнки бу вакыйганы республика халкы 10 ел көтте. 1958 елда ачылган китапханә бинасы 2011 елда авария хәлендә дип ябылып, фондлар башка биналарга күчерелгән иде. Китапханәне реконструкцияләү 2019 елда башланды. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә. Бинада «Удмуртия Республикасының Милли китапханәсе» дип язылган барельеф барлыкка килгән. Эчкә үтүгә үзеңне затлы хан сараенда кебек хис итәсең. Бинада барысы да заманча, шул ук вакытта үзенең тарихи йөзен дә саклаган. Ай дәвамында Милли китапханәдә лекцияләр һәм мастер-класслар, интеллектуаль уеннар һәм кинолекторийлар, экскурсияләр һәм әдәби очрашулар узачак. Шул рәвешле, яңартылган китапханә теләсә кайсы яшьтәге кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әйләнәчәк. Чараларның программасы белән китапханә сайтында танышырга була.