Көньяк Сахалинда Сабан туе була
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә Көньяк Сахалинда Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният һәм ял паркында Юбилей Сабан туе узачак. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара программасына төрле милләт кешеләре өчен бәйрәм концерты, татар көрәше, спорт ярышлары, милли аш-су, Г.Тукай исемендәге этнографик татар мәдәнияте музее экспонатлары күргәзмәсе, гамәли сәнгать буенча остаханә, татар курчакларын ясау һәм башкалар кертелгән.