Үзбәкстан татарлары өлкәннәр яши торган интернатка ярдәм итә
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни агарту үзәге рәисе урынбасары Р. Төхвәтуллин һәм Татарстанның Үзбәкстандагы вәкаләтле вәкиле урынбасары А.Шакиров Ахангаран шәһәрендәге картлар һәм инвалидлар йортында булды. «Саховат» дип исемләгән әлеге оешма Үзбәкстан Республикасының медицина һәм социаль хезмәтләрне үстерү агентлыгы карамагында эшли. Очрашу барышында Картлар һәм инвалидлар йорты директоры К. Уразов белән хәйрия ярдәме күрсәтү мөмкинлеге темасы тикшерелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге сайты яза. Оешмага азык-төлек җыелмасы һәм шәхси гигиена чаралары бүләк ителде. Монда яшәүчеләр, шул исәптән ватандашлар белән дә очрашу узды. Хөкүмәт һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Ш. Мирзиеев шәхсән үзе интернатка ярдәм итеп тора. Интернатта өлкәннәргә һәм инвалидларга яшәү һәм тернәкләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Шулай да азык-төлек, киемнәр, спорт инвентаре һәрчак кирәк. «Мәрхәмәтле кешеләрне әлеге чарага кушылырга чакырабыз. Бирүченең кулы беркайчан бушамый», диелә хәбәрдә.