Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда өч меңнән артык машина төзелеше предприятиесе эшли
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә Машина төзүчеләр көне уңаеннан узган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада өч меңнән артык машина төзелеше предприятиесе эшләвен, аларда 120 мең кеше хезмәт куюын әйтте.
Тантана башланганчы республика җитәкчесе машина төзелеше предприятиеләренең продукцияләре күргәзмәсен карады. Монда йөк машиналары, автобуслар, электромобильләр, тракторлар, заряд станцияләре, газотурбина корылмалары, медицина җиһазлары һәм башкалар куелган иде. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Миңнеханов әлеге тармакта эшләүчеләрне һөнәри бәйрәм белән тәбрикләп, кыенлыкларга карамастан, быел күрсәткечләрнең актив үсеше күзәтелүен билгеләп үтте. 2021 елның җиде аенда 408 миллиард сумлык продукция төяп озатылган. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артык. Зур компанияләр дә, кечкенә шәһәрләрнең уртача предприятиеләре дә уңай динамика күрсәтә. 2019 ел белән чагыштырганда предприятеләр экспортка озатуны өчтән бер өлештән дә күбрәккә арттырды, моннан тыш алар хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасында да актив катнаша.
Татарстан Президенты көндәшлеккә сәләтлелекнең мөһим элементы дип цифрлаштыруны атады. Шулай ук предприятиеләрнең фәнни-сәнәгать потенциалын арттыруга да аерым игътибар бирелә.
«Татарстанда 27 предприятие дәүләт саклану заказы кысаларында эш башкара. Ышаныч белдерүләре өчен Россиянең Саклану министрлыгына рәхмәт әйтергә телим. Шунысы мөһим: саклану сәнәгате комплексы предприятиеләре гражданнар продукциясе өлешен арттыруга эшли», — диде Татарстан Президенты. Ул шулай ук машина төзелеше тармагы ветераннарына да рәхмәт әйтте, күп кенә предприятиеләрдә эшче гаиләләрнең берьюлы берничә буыны эшләвен дә билгеләп үтте.
«Белгечләрне яшьтән әзерләү бик мөһим. Бүген эшче һөнәрләрнең престижын үстерүне тәэмин итәргә, югары һөнәри стандартларны гамәлгә кую өчен шартлар тудырырга кирәк», — диде Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, әлеге эштә WorldSkills хәрәкәтенең роле бик мөһим. Быел Татарстанның һөнәри осталык буенча җыелма командасы егет-кызлары ярышларның Россия этабында беренче урын алган.
Соңыннан Президент, машина төзелеше комплексы үсешенә зур өлеш керткән өчен, Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.