Болгарда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды
![Болгарда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды](https://tatar-inform.tatar/attachments/2df4fdd6d7c45880029fffcf61676e96566201b4/store/fill/780/440/c9c3165ec040cbdca8ea07c0428697f3cbe70e3a42b3f035371b9545b866/2e9467d1ed8e2e660f41ca88f98f98b1.jpg)
(Спас, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Яңа тормыш» ). Бүген Болгарның базар мәйданында быел беренче тапкыр район авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды. Спас районы фермерлары сәүдә рәтләрендә сатып алучыларга яңа суелган сарык һәм сыер ите, яшелчә, бал, он, ашлык һәм печән тәкъдим ителде. Барысын да үзләре җитештергән, бар да менә дигән югары сыйфатлы. «Мин бүген ярминкәдә сарык ите сатып алдым. Рәтләр буенча йөргәч, ит аз булуына игътибар иттем. Бәлки, бераз соңрак килеп җитәрләр. Гомумән алганда, сайлау мөмкинлеге бар. Спас районында бу әле беренче ярминкә, өстәвенә, һава торышы да шәптән түгел. Киләчәктә үз продукциясен сатарга теләүчеләр күбрәк булыр дип өметләнәм», — диде Спас районы башлыгының беренче урынбасары Сергей Тюнев. Традиция буенча, кунаклар өчен Спас район мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады.