Татарстанда коронавирусның 60 яңа очрагы теркәлгән
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлеккә Татарстанда 60 кеше коронавирус йоктырган.
Бер очракта авыручы вирусны читтән йоктырып кайткан, 59 кеше исә авыручылар белән аралашкан булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
«24 кеше хастаханәгә салынды, 36 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомстводан алынган хәбәрдә.
60 очракның 24 е Казанда ачыкланган, 15 кеше — Чаллыда, 4 кеше — Чистай районында. Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында өчәр очрак теркәлгән, Алабуга, Азнакай, Әлки, Актаныш, Бөгелмә, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Тукай, Чирмешән районнарында — берәр очрак.
Гомумән алганда пандемия чорында Covid-19 авыру барлыгы 26 758 татарстанлыда расланды. 23 098 кеше инде савыкты.
Татарстанда 1 076 156 кеше вакцина ясаткан, алар арасында 943 161 кеше тулы курсны төгәлләгән.