Краснодар татарлары «Әбиләр чуагы» бәйрәменә чакыра
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 3 октябрьдә Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы «Әбиләр чуагы» көз бәйрәмен үткәрә.
Анда чәй табыны, татар күргәзмәсе тәкъдим ителә һәм аралашырга мөмкин булачак, диелә җәмгыятьнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Болгар-К» татар оешмасы хәбәр иткәнчә, бәйрәмгә килүчеләр үзләре белән камыр ризыклары һәм татлы ризыклар алып килә ала.
Шулай ук чараны оештырырга ярдәм итәргә яшьләр чакырыла. Алар +79186557550 буенча мөрәҗәгать итә ала, диелә хәбәрдә.
⠀