Кардиолог ковидтан соң балаларда йөрәк авырулары килеп чыгу ихтималы турында кисәтә
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа коронавирус инфекциясе баланың йөрәгенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. КДМУ госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, балалар кардиологы Динә Сабирова «Татар-информ»да матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, балалар ковид белән олыларга караганда сирәк авырый, әмма Татарстанда бу авыруны балигъ булмаган яшьтәге 700гә якын бала йоктырды. «Коронавирус инфекциясе вакытында йөрәккә, йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнеш белән очрашабыз», — дип ачыклык кертте кардиолог. Элегрәк «Татар-информ» хәбәрчесе Республика балалар клиник хастаханәсенең «кызыл зона» сында булды. Балалар авыруы тарихын агентлык сайтында укырга мөмкин.