Казаннан Калугага авиарейслар яңартылачак
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 5 октябрьдә Казаннан Калугага рейслар яңартылачак. Рейслар атнага ике тапкыр булачак. Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сишәмбе самолет Каәаннан 14.25 сәгатьтә очачак, 16.05 сәгатьтә Калугада булачак. Самолет Калугадан 10.10 сәгатьтә кузгала һәм 12.00 сәгатьтә Казан аэропортына төшәчәк. Җомга самолет Татарстан башкаласыннан 12.30 сәгатьтә очачак һәм 14.10 сәгатьтә Калугада булачак. Лайнер кире юнәлештә 9.55 сәгатьтә кузгала һәм 11.45 сәгатьтә Казан аэропортына төшәчәк. «Калуга вакыты Мәскәү вакытына туры килә», — диделәр аэропорт матбугат хезмәтендә. Пассажирларны рейслар графигында үзгәрешләр булырга мөмкинлеге турында кисәтәләр.