Сентябрь аенда казанлылар гадиләштерелгән режимда 350дән артык ипотека рәсмиләштергән
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Сентябрьдә Татарстанда ипотеканы теркәү срокларын кыскарту буенча яңа проект эшли башлады. Казанлылар яңалыкны лаеклы бәяләде һәм бер ай эчендә тизләтелгән режимда 350дән артык шундый килешү теркәлде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр итте.
«Әлеге проект кысаларында электрон рәвештә бирелгән ипотеканы теркәү вакыты бер эш көне, ягъни 24 сәгать тәшкил итә. Элек бу срок биш-җиде көн иде. Сигез ай эчендә Росреестрның Татарстан идарәсе ипотеканы электрон рәвештә теркәү өчен 12 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Тулаем алганда, электрон ипотека өлеше узган ел белән чагыштырганда 5 процентка арткан һәм мөрәҗәгатьләрнең гомуми санының 35,5 процентын тәшкил итә», — диде ул.
Шул ук вакытта сентябрьдә электрон ипотека өлеше 52 процент тәшкил иткән. Киләчәктә бу күрсәткечләр тагын да артыр дип көтелә.