Эчке эшләр министрлыгы Россия территориясендә электрон паспортлар кертүгә әзер
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгы ил территориясендә электрон паспортлар кертүгә әзер. Бу хакта «Российская газета» газета хәбәр итә.
«Без мондый паспортның нинди булуын, аның ничек әзерләнәчәген беләбез, без боларның барысын да беләбез. Эчке эшләр министрлыгы аны кертүгә әзер», — дип сөйләде Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча баш идарәсе башлыгы генерал-лейтенант Валентина Казакова.
Казакова сүзләренчә, Эчке эшләр министрлыгы Россия Президенты яки хөкүмәт куйган теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә әзер.
«Бу очракта без мәгълүматлаштыру белән шөгыльләнүче хезмәттәшләребездән җавап көтәбез — бу Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, бу безнең сәнәгать. Шул ук вакытта бу документны бирү үзмаксат түгел. Электрон чыганак гражданинның үзендә булган мәгълүматларын яки документларын чагылдырсын өчен, гражданнар өчен бу документны куллану уңайлы булсын иде», — дип аңлатты генерал Казакова.
Элегрәк Эчке эшләр министрлыгы белән Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы бергә электрон паспортларны бирү һәм рәсмиләштерүгә әзерләнә дип хәбәр ителгән иде. Сынау проекты Мәскәүдә эшләтеп җибәрелгән — беренче паспортларны башкалада 2021 ел ахырында бирә башлаячаклар.