Казанның 175нче гимназиясендә зыян күргән балалар белән әлегә кадәр психологлар эшли
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанның 175нче гимназиясендә атыш вакытында зыян күргән барлык балалар белән әлегә кадәр психологлар эшли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының психологик ярдәм бүлеге җитәкчесе, психологик фәннәр кандидаты Вера Герасимова сөйләде.
«Балаларның төп составы үзгәрмәгән диярлек. Бу вазгыять бик авыр эз калдырды. Хәзерге тормышта теләсә нинди факт, көчле тавыш, интернет челтәрендә мәгълүмат, бәлки, яшьтәшләрнең һәм аннан да өлкәнрәкләрнең шаяртулары бу вазгыятьтә кичергән куркуларны яңадан китереп чыгарырга мөмкин», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Вера Герасимова бу факторлар аркасында психологик ярдәм бер тапкыр гына түгел, ә озак вакыт булырга тиеш, дип аңлатты. Алты белгеч бу вакыйгалар нәтиҗәсендә зыян күргән гаиләләргә ярдәм итүне дәвам итә.
«Бу эш, теге яки бу гаилә вәкилләре, балалар бу тормышта үз юлларын табарга әзер булгач тәмамлана. Әлегә клиент моңа кадәр үзе барып җиткәнче, бу психологик озату дәвам итә», — дип өстәде белгеч.
Психолог белән очрашулар элеккегә караганда сирәгрәк булырга мөмкин, әмма алар барыбер уздырыла.
11 майда Казанда 175нче гимназиягә һөҗүм вакытында җиде бала һәм ике олы кеше һәлак булды. Күп кенә укучыларга, укытучыларга һәм ата-аналарга табибларның һәм психологларның ярдәме кирәк булды.