Татарстан синоптиклары томан һәм яңгыр турында кисәтте
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ). Шимбә көнне Татарстанда болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә.
Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртән республикада томан төшәргә мөмкин. Төнлә 3-8, ә көндез 8-13 градус җылы була.
Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.